Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 17 апрельдән казларга һәм ата үрдәкләргә язгы ау сезоны ачыла, ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшереп китәбез, бу сезонда ау ышыктан һәм шома көпшәле ату коралыннан файдаланып гына башкарыла, йөреп аулау тыела. Язгы ау чорында теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәтсез ышык урынын булдыру, ә шулай ук моторны кулланмыйча табылган киекләрне алу һәм башка урынга күчерү өчен генә файдаланыла ала.
Казларны аулау карачкылар һәм (яки) профильләр һәм (яки) ана үрдәкләр һәм (яки) алдавыч сыбызгы кулланып кына алып барылырга мөмкин.
Ата үрдәкләрне аулау йорт үрдәкләрен һәм (яки) карачкылар һәм ( яки) алдавыч сыбызгы кулланып кына алып барылырга мөмкин.