Хөрмәтле аучылар! Аулау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендәге законнарны үтәү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

2021 елның 17-18 апрелендә, язгы ау чоры ачылу вакытында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм тыюлыклар дирекциясе тарафыннан, ТР буенча Росгвардия, ТР буенча ЭЭМ катнашында, Татарстан Республикасы территориясендә уртак рейдлар үткәрелде.  
Рейд нәтиҗәсендә 55 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шуларның 52се - ау кагыйдәләрен бозган өчен, ау вакытын бозган өчен 3 материал, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтне тартып алу турында карар кабул итү өчен, судка җибәреләчәк. 
Коралны саклау һәм йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 берәмлек аучылык мылтыгы тартып алынды.
Законны еш бозу очраклары- кирәкле документларның булмавы, якын килеп аулау, профильләр (алдавыч сыбызгы яки кыр үрдәгенә охшаган йорт үрдәкләре) булмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International