Экологик белемнәр көненә багышланган чаралар дәвам итә

2021 елның 20 апреле, сишәмбе


Татарстанның белем бирү оешмаларында дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре Экологик белемнәр көненә багышланган кызыклы бәйрәм чаралары һәм мавыктыргыч экологик дәресләр үткәрделәр. Үткәрелгән чаралар яшь буынның экологик культурасын һәм экологик грамоталылыгын үстерү максаты белән оештырылды.
Арча районының 10 нчы номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Экомода” дип исемләнгән кызыклы чара узды. Бу-чын бәйрәм, аңа тәрбиячеләр һәм балалар гына түгел, ә ата-аналар да ныклап әзерләнде: алар кием модельләрен һәм ташландык материаллардан ясалган уенчыклар күргәзмәсен күрсәтте. Бу чараның максаты-балаларның һәм ата-аналарның игътибарын калдыкларны эшкәртү һәм икенчел чимал җыю проблемасына җәлеп итү. Тәрбияләнүчеләр “Ашыт” тыюлыгы белгеченең әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатькә сак караш кирәклеге турындагы лекциясен тыңладылар.
“Спас” тыюлыгы белгече Любовь Мурзак  Спас районының “Колосок” балалар бакчасының кече төркем тәрбиячесе Осинцева Вера белән берлектә “Без табигатьнең кечкенә сакчылары” дигән темага дәрес үткәрделәр, анда балаларга табигатькә сак караш, урманда чисталыкны саклау турында, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр. Балалар хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар.
“Кичке Таң” тыюлыгы хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицеенда дәрес үткәрделәр. “Балалар, әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга, табигать биргәнне сакларга өйрәнергә, дөньяның чынлыкта нәфис икәнен һәм кеше игътибарына мохтаҗ булуын аңларга кирәк»,- дип укучылар алдында чыгыш ясаганда ассызыклап үтте тыюлык башлыгы Руслан Маннапов.
А. И.Щеповских исемендәге “Дала” һәм “Зөя буйлары” тыюлыкларының белгечләре экологик чараларда балаларга Татарстан Республикасы хайваннарының һәм үсемлекләренең сирәк төрләре, аларны саклау формалары һәм юллары турында сөйләделәр, тыюлыклар эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар.
Шулай ук мондый чаралар “Озын Алан” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш районы монастырь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә, “Чулпан” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Биектау районының «Байгыш» балалар бакчасында, “Чиста болыннар” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Чистай районының 4 нче урта мәктәбендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International