Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез

2021 елның 9 мае, якшәмбе

9 май көнне республиканың барлык районнарында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды. 
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының территориаль бүлекчәләр хезмәткәрләре Ватаныбызның намусы, иреге һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән якташларыбызның батырлыгына истәлек итеп, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Җиңү көне йөрәкләрне дулкынландырып күз яшьләре белән каршылый торган, һәркем өчен аеруча мөһим бәйрәм булып калачак. Күпме кеше фронттан кайтмады, күпме язмышлар өзелде! Без беркайчан да, гомерләрен биреп, Җиңүне якынайткан совет кешеләренең батырлыкларын онытмаячакбыз. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык сугышчы китә, әмма шуларның яртысы гына өенә әйләнеп кайта. Сугыш вакытында батырлык массакүләмгә әйләнә, совет кешеләренең үз-үзен тотышы нормасына әверелә. Без тыныч күк астында  бәхетле тормышыбыз белән кемгә тиеш  булуыбызны истә тотарга бурычлы. Без  әби- бабаларыбызның лаеклы буыны булырга тиешбез.
Фотосурәттә  Әлки районында  уздырылган чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International