Татарстан республикасының Лаеш, Спасс, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе районнары чикләреннән Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында рейдлар үткәрү турында
2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
“Язгы ау - 2013” һәм “Нерест- 2013” ( “Уылдык чәчү- 2013”) операцияләре барышы вакытында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе инспекторлары, Татарстан республикасының Эчке эшләр министрлыгының авиация отряды һәм ДТРК “Татарстан” хәбәрчеләре белән берлектә һәм Татарстан республикасының штаттан тыш җәмәгать инспекторларының тиз хәрәкәтләнүче өлгер төркемнәре белән Татарстан республикасының Муниципаль районнары катнашуында 2013 елның 29 апрелендә Татарстан республикасының Лаеш, Спасс, Алексеевск, Чистай, Балык Бистәсе районнары чикләреннән Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында, браконьерларны табу һәм аларга каршы профилактикага юнәлтелгән, тикшерүләр үткәрелде.
Рейдлар барышында табигать саклау законнарының 17 тапкыр таләпләрен бозу ачыкланды. Табигый яшәү тирәлегендә суның биологик байлыгыннан һәм хайваннар дөньясы объектларыннан 17 тоту коралы күтәрелде һәм соңыннын гамәлдәге закон белән юк ителде ( 14 ятьмә - гомуми озынлыгы 420 метр, 3 данә кыслатоткыч). Шуның белән табигый яшәү тирәлегенә һәм хайваннар дөньясы объектларына начар йогынты ясауга юл куелмады.