ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2021»халыкара акциясе кысаларында үткәрелә торган конкурсларга йомгак ясады

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

2021 елда Дәүләт комитеты «Парклар маршы-2021» халыкара акциясе кысаларында түбәндәге конкурслар үткәрде:

- «Тыюлыклы табигать дөньясы»балалар сәнгать иҗаты конкурсы. Темасы - «Сулы-сазлы җирләр тормышы». Конкурста катнашучыларның бурычы-үз эшләрендә елгаларның, инешләрнең, күлләрнең, буаларның, сазлыкларның һәм башка сулы-сазлы җирләрнең матурлыгын, шулай ук су тирәлегендә һәм елгалар, күлләр ярларында яшәүче хайваннарның һәм үсемлекләрнең  гәҗәеп төрлелеген сурәтләү.

- «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсы:

• аеруча саклана торган табигый территорияләр, парклар һәм аллеялар, су объектларының яр буе линияләре, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру;

• үсемлекләр һәм агачлар утырту;

• ясалма оялар ясау һәм урнаштыру;

• аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү һ. б.

- «Сулы-сазлы җирләрнең гаҗәеп дөньясы» экологик әкиятләрнең иҗади конкурсы. Сулы-сазлы җирләр һәм аларның яшәүчеләре турында әкият жанрындагы эшләр.

Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин:https://ojm.tatarstan.ru/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm

Дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2021» акциясенә ярдәм иткән барлык катнашучыларга, аларның педагогларына, шулай ук Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, Вахитов районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе «муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, Казан зооботаника бакчасы «Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе вәкилләреннән торган Конкурс комиссиясе әгъзаларына зур рәхмәт белдерә!

«Парклар маршы» акциясе һәр кешегә үзе өчен, милли табигый байлыкның уникаль өлеше буларак, аеруча саклаулы табигый территорияләрне ачарга һәм үз гамәлләре белән аларның үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International