Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча
дәүләт комитеты
рус
тат
eng
Сорау бирү
Комитет турында мәгълүмат
Максатлар һәм бурычлар
Комитет җитәкчелеге
ДБУ җитәкчелеге
Комитет структурасы
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИОЛОГИК РЕСУРСЛАР БУЕНЧА ДӘҮЛӘТ КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ
Электрон хезмәтләр
Комитетның тарихы
Эшчәнлек
АУЛАУ ( Аучылык ресурслар, аучылык өлкәсеннән файдаланучылар өчен мәгълүмат)
Коррупциягә каршы тору
Су биологик ресурслар
Биологик төрлелек һәм аерым саклана торган табигый территорияләр (АСТТ)
Федераль дәүләт күзәтүе
Халык контроле
Хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану өлкәсендә хәл итүне таләп итә торган очракларга аңлатма
Комитет тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре
” Хайваннар дөньясын саклап калу өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” ДБУ
Татарстан Республикасының аучылык җыр-суларының карта-схемасы
Кадрлар сәясәте
Ситуацион үзәк
Аучылар календаре
Цифрлы трансформация
Документлар
КВИТАНЦИЯЛӘРНЕҢ БЛАНКЛАРЫ
Ауга рөхсәт өчен дәүләт пошлинасын түләү квитанциясе
Хокукый норматив актлар
Хайваннарның санын җайга салу турында
Административ регламентлар
Комитет эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Товарлар китерүгә, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Мәгълүматны кулланучы соравы буенча аңа идарә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибе
Антимонополиягә каршы комплекс
Жирәбә 2026
Җайлау йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортаж
Коллегия материаллары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Аучылар өчен анкета
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Элемтәләр
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгате өчен мәгълүмат
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Дәүләт комитетлары
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А. Ивановның Җиңү Көне белән тәбрик итүе
2013 елның 7 мае, сишәмбе
Тиздән безнең ил бөек бәйрәм каршылаячак – Җинү Көне бәйрәме. Бу бәйрәмдә камалышта калган Ленинградның камертон авазларыннан, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны югалтуга тулыландырып булмый торган әрнүдән, ачлыктан, салкыннан, йокысызлыктан һәм чиксез зур арудан, сугыш чорының авыр заманасында, шул чор буынына эләккән бөтен авырлыклардан, югалтылган балачак һәм ятимлектән, Бөек Җиңү көнен озак көтүдән йөрәк кысыла һәм әрни. Бу - азапланып алынган бәйрәм, кайгы белән бергә куану шатлыгы тантанасы, күздән яшь чыгара торган бәйрәм. Мәһабәт һәм тантаналы Җинү көне безгә җирдәге тынычлык нинди бәя белән алынганы турында, кешеләргә ул кырыс вакытта нәрсә аша үтәргә туры килүе турында хәтерләтеп торачак. Бу безнең уртак Хәтер көне. Без көрәшүләрдә Ватаны өчен үлемгә каршы барган, ил эчендә каһарман хезмәте белән Җинүне якынайтучы кешеләрне хәтерлибез. Бу бәйрәм көнендә иң җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен без үзләренең җилкәләрендә сугышның бөтен авырлыгын алып чыккан кешеләргә: сугыш мәйданының ветераннарына, ил эче хезмәткәрләренә, камалышта калган Ленинград халкына багышлыйбыз. Алар бөтенесе – азатлыкны яклап калган, халыкларга һәм илләргә тынычлык, киләчәк буыннарга гомер бүләк иткән җинүчеләр буыны. Аларның Ватанга фидакарьлек белән хезмәт итүләре, киләчәк бөтен буыннар өчен дә мәңгегә ачык мисал булып торачак. Без шул героик вакыйгаларның катнашучылары белән янәшә торганыбызга һәм аралашуыбызга горурланабыз, аларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларыннан Ватаныбызга тугрылыклы, чыдам һәм гайрәтле булырга өйрәнәбез. Бу Бөек Җиңү Көнендә без бөтен ветераннарга нык саулык-саләмәтлек, озын гомер, якыннарының һәм туганнарының игътибарын һәм мәхәббәтен һәм бәхет телибез! Җиңүчеләргә коткарылган дөнья һәм чиста һава өчен түбән баш иябез! Бөек Җиңү көне белән сезне!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Табигать сагында: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Айдар Мортазинны Татарстан Республикасы Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелүе белән котлады. Республика рәсми порталындагы әлеге бүлек һөнәрләрендә иң яхшылар дип танылган хезмәткәрләрне яктырта.
25
апрель, 2026 ел
Геройлар хөрмәтенә наратлар һәм чыршылар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм җәмәгать инспекторлары «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм җәмәгать инспекторлары инде җиденче ел рәттән «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашалар. Бүген Биектау һәм Лаеш районнарында алар нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар. Бу атнада акция Әгерҗе районында узды, икенче атнада Арча районында узачак.
Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе башлана
25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2026» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстанда 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.
24
апрель, 2026 ел
Татарстанда байбак-сөркә аулауга рөхсәтне шобага буенча бүлеп бирәләр
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты байбак-сөркәне аулауга рөхсәтләрне шобага аша бүлеп бирә торган аучылык ресурслары төрләре исемлегенә кертте. Элегрәк шундый ук тәртип тояклы хайваннар, селәүсен һәм бурсык өчен дә гамәлдә булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз