«Республиканың кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Идел киңлекләре»региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы территориясен үстерү проектын тәкъдим итте.
Тыюлык Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә, Байкал күленнән тыш, уникаль табигать саклау объекты булып тора. Тыюлык янындагы территориядә республиканың 1,6 млн. гражданы яши, ел саен 40 меңнән артык граждан утрау системаларында ял итә. Комитет тыюлык оештырылганнан бирле җирле халык һәм ял итүчеләр белән кисәтү һәм аңлату эшләре алып бару белән шөгыльләнә.
Дәүләт комитеты рәисе докладында утрауларда булган СНТларны теркәү, рәсмиләштерелмәгән участокларны кадастр исәбенә кую, калдыкларны җыю һәм утильләштерү системасын булдыру проблемалары турында сүз барды.
Рәис ком-гравий токымнарын чыгару нәтиҗәсендә тыюлыкның экологик өлешенә җитди басым ясалуын билгеләп үтте. Суны пычратуны, төпнең рельефын бозуны кисәтү максатыннан, Дәүләт комитеты предприятиеләр тарафыннан чикләрнең һәм чыгару күләмнәренең үтәлешен даими контрольдә тотарга һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә яңа лицензияләр бирүне бетерергә тәкъдим итте.
27 утрау системасын үз эченә алган 30 мең гектарга якын тыюлык территориясе үсешкә мохтаҗ, моны исә бүгенге көндә аеруча саклана торган табигый территориядә оештырылмаган ял иүчеләрнең күп булуы раслый. Нәтиҗәдә, күп санда чүп-чар кала, бөтен җирдә учаклар яндырыла, үсемлекләр юк ителә, бу ярамый торган хәл.
Халыкка массакүләм режимны бозуларны булдырмау һәм халыкка хәбәр итү өчен, без җирлектәге территорияне , тыюлыкның чикләре һәм режимы турындагы мәгълүмат язылган баганалар һәм аншлаглар белән билгеләүне тәкъдим итәбез.
Дәүләт комитеты шулай ук тыю чаралары белән генә тәртип урнаштырып булмавын аңлый. Республикада халык ялы өчен табигать тарафыннан булдырылган диярлек шундый матур территория була торып, аны саклау режимын бозмыйча, төзекләндерергә тәкъдим ителә.
Шулай ук су юдыру өлешендә су белән тәэмин итү системасын булдыру мәсьәләсе дә кузгатылды. Моннан тыш, утрау участокларында ермакларны юдырту инициативасы белән иҗтимагый хәрәкәт активистлары да мөрәҗәгать итте.
Тәкъдим ителә торган «Идел киңлекләре» тыюлыгын үстерү проекты, аны тормышка ашыру барышында, киләчәктә җирле халыкның социаль киеренкелеге белән дә, экологик киеренкелек белән дә бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.