«Чиста болыннар» ДТКЗда эко-экскурсия.   

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

     
 «Чиста болыннар» ДТКЗ белгече Р.В. Гринин һәм биотөрлелек торышы артыннан дәүләт күзәтчелеге буенча әйдәп баручы белгеч Л. Ф. Гыйльметдинов шәһәр активистлары өчен «Чиста болыннар»ДТКЗ территориясе буйлап эко-экскурсия оештырдылар.
Экскурсия барышында алар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, кунакларны үз карамагындагы территория һәм анда яшәүчеләр белән таныштырдылар.
Маршрут буйлап барганда, кунакларга РФ Кызыл китабына кертелгән кошны- елга каракошын үз күзләре белән күрү насыйп булды. Ул бөтен кешене үзенең матурлыгы һәм канат колачы белән таң калдырды.
Кунаклар бу экскурсияне бик озакка истә калдырыр. Чөнки тыюлык беркемне дә битараф калдырмый торган матур урыннарга бай.
Мондый сәфәрләр август ахырына кадәр планлаштырылган. Шуңа Күрә Чистай шәһәре халкы һәм кунакларының аеруча саклана торган территория турында белү генә түгел, ә аны үз күзләре белән күрү мөмкинлеге дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International