Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау этләре һәм ау кошлары ярдәмендә киекләрне аулау сезоны турында хәбәр итә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 июльдән КФҮнең барлык филиаллары да, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ау этләре һәм ау кошлары ярдәмендә каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен, гаризалар кабул итә башлый.

Ау этләре һәм ау кошлары ярдәменнән башка, каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт бирү 2021 елның 20 августында башланачак.

Рөхсәт алу өчен, республика территориясендәге КФҮ филиалына, аучылык районына карамастан (КФҮгә медицина битлекләрендә керү мәҗбүри) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә тормышка ашырыла:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе (суер һәм көртлеккә рөхсәт алган очракта).

Банк картасы булган очракта түләүне КФҮ филиалында гариза биргәндә башкарырга мөмкин. КФҮ филиалларында акча түләүне, булган рөхсәтләр нигезендә башкарырга киңәш ителә.

Гариза бирүче вәкиле гади язма формадагы ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә рөхсәтне алырга мөмкин.

Ау вакыты:

2021 елның 25 июле - 5 декабре -сазлык-болын киек кошларына.

2021 елның 5 августы-2022 елның 5 гыйнвары-урман (суер, көртлек, урман тавыгы, вальдшнеп), дала һәм кыр киекләренә (соры кыр тавыгы, бүдәнә, күгәрчен һәм урман күгәрчене).

2021 елның 28 августы - 5 декабре-су йөзүче киек кошларга (казлар, үрдәкләр, су тавыклары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International