Республиканың табигать һәйкәленә юынтык суларны агызу факты буенча тикшерү үткәрелә

2021 елның 16 июле, җомга

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Балтач районының Шушма елгасы региональ әһәмияттәге табигать һәйкәленә юынтык суларны агызу факты буенча түбәндәгеләрне хәбәр итә.

ТР Экология министрлыгы вәкиле тикшерүгә пробалар алды, аның нәтиҗәләре буенча кислород җитмәү, нитритлар, сульфатлар һәм фосфатлар артык булуы ачыкланды.  Пычрану чыганагы «Арча» ҖЧҖ икәне ачыкланды. Хәзерге вакытта Дәүләт комитеты тарафыннан административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International