Тукай районында байбакларны санадылар

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре байбак колонияләренә мониторинг үткәрделәр. Искәртеп узабыз, бу урынга байбаклар 2000 нче еллар башында күчерелгән иде.

Күзәтүләр хайваннарның күп санлы оялар ясап, калкулыклар буенча тигез урнашуын күрсәтте. Әлеге тау битләре байбаклар яши торган типик биотоп булып тора. Гаиләләрнең хәзерге хәле канәгатьләнерлек.

2020 елда үткәрелгән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикада байбакларның саны 17 243 баш тәшкил иткән. Аларның төп яшәү территориясе-республиканың көньяк-көнчыгышында. Иң зур байбак колонияләре Азнакай һәм Лениногорск районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм «Утинкә байбак колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International