Балаларга экология турында:«Кичкетаң» тыюлыгы хезмәткәрләре табигатьне саклау буенча файдалы киңәшләр белән уртаклаштылар

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын үстерү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

«Табигатькә дус бул!» дигән шундый чараларның берсе Әгерҗе районының Кичкетаң авылы паркында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы территориясендә узды. Очрашу табигатьне саклауга багышланган иде. Чарада Кичкетаң авылы балалары гына түгел, республиканың якын-тирә шәһәрләреннән килгән кунаклар да катнашты.

Экскурсия барышында аеруча саклаулы табигать территориясе хезмәткәрләре балаларга кеше тормышында чиста һәм имин мохитнең нинди роль уйнавы турында сөйләделәр, шулай ук аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр. Ә балалар конкурс-уен формасында табышмакларга җаваплар бирделәр, табигатькә сак караш турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International