Әлмәт районының яшь елга каракошларына исем куштылар

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт районының  чыккан  елга каракошларына май ахырында Айдар һәм Айгөл дигән исемнәр куштылар. Исемнәре танылган орнитолог Ринур Бекмансуровның язылучылары арасында тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде.

 Тавыш биргәндә исемнең Татар булырга һәм «А»хәрефенә башланырга тиешлеге төп шарт булды. Ата кошның исеменә башка вариантлар арасында Әмир, Алмаз һәм Айнур, ә ана кош өчен — Әмирә, Альма һәм Алтынчәч иде. Ике кошчыкның ата-анасы-Алтын һәм Алтынай исемле кошлар. Бүген Айдарга-58, Айгөлгә — 56 көн тулды.

Кош балаларын 10 июльдә боҗраладылар. Хәзер Айдарның уң аягында АА-0481-8Е номерлы көмеш төсендәге боҗра, ә сул аягында Н-481 номерлы ике төсле. Айгөл шундый ук боҗралар алды. Аның уң аягында-АВ-0423-2, сулында-В-423 номерлы боҗра бар.

Мондый боҗра ясау схемасы Идел-Урал регионыннан Түбән Иделдән башка — Киров, Түбән Новгород, Пермь, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләрендә һәм Мордовия, Чувашия, Марий-Эл, Удмуртия, Башкортстан республикаларында кабул ителгән.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, 2018 елдан башлап «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре көче белән, оялык чорында көндезге яшәү рәвешен алып баручы ерткыч кошларны күзәтү буенча онлайн проект гамәлгә ашырыла дип хәбәр итә. Бу чорда оя өстендә кечкенә генә камера урнаштырыла, ул барлык хәлләрне интернет аша реаль вакыт режимында трансляцияли. Шуның аркасында теләгән һәркем үзе, арадашчылардан башка, кыргый кошларны, аларның үзенчәлекләрен күзәтә, аларга очрый торган  кыенлыклар турында белә, аларның кавышу җырларын ишетә ала. Кошларны социаль челтәрләрдә һәм паркның ютуб каналында карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International