Федор Батков:2021 елда биологик су ресурсларына 51,6 млн. сумлык зыян китерелми калды

2021 елның 24 июле, шимбә

Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков муниципаль районнарның 1 яртыеллык эшчәнлеге һәм уылдык чәчү-2021 комплекслы оператив-профилактик операциясе йомгаклары турында төп доклад белән чыгыш ясады.

«Уылдык чәчү-2021» операциясе барышында 4138 рейд үткәрелде - бу 2020 ел күрсәткеченнән 12% ка күбрәк, җинаять җаваплылыгына тартылган 100 дән артык хокук бозу очрагы ачыкланды. Бүгенге көндә материаллар буенча 74 җинаять эше кузгатылган. Җинаять  характерындагы иң актив бозулар Спас, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында ачыкланды», - дип билгеләп үтте ул.

Уылдык чәчү чорында законсыз рәвештә кыслаларны тотуга юл куймауга да игътибар бирелде. Мәсәлән, уылдык чәчү операциясе вакытында су әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территорияләрдә 32 җинаять эше кузгатылган. Уылдык чәчү чорында законсыз балык тоткан өчен 1042 зат административ җаваплылыкка тартылган, бу узган ел күрсәткеченнән 12% ка кимрәк.

Дәүләт комитеты рәисе, кимүнең сәбәпләре республика акваториясен катгый контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган хокук саклау органнары катнашында профилактик чараларның артуы һәм ятьмә тоту коралларының базар бәясе артуы тора дип сөйләде.

Үз чыгышында ул урамнарда һәм автомобиль юллары буенда законсыз балык продукциясен сатуга аерым игътибар бирде.

«Уылдык чәчү чорында ветеринария документларыннан башка сәүдә иткән өчен ачыкланган административ хокук бозулар саны 50% ка артты һәм 72гә җитте, 12 урында сәүдә туктатылды», - диде ул.

Соңгы вакытта интернет киңлекләрендә браконьерлык ысулы белән табылган елга балыгын тарату өчен мобиль кушымталар, онлайн-түләү һәм кулланучыга курьерлар тарафыннан китерү кулланыла.

«Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан шундый 6 очрак теркәлгән. Елга балыгын һәм кыслаларны легаль булмаган рәвештә сату, шул исәптән республикадан алып китеп тә. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды. Браконьерлык ысулы белән тапкан елга балыкларының таралуына каршы көрәшү өчен социаль челтәрләр аша «контроль сатып алулар» үткәрү өчен махсус төркем оештырырга кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Сулыклардан браконьерлык коралларын тартып алу буенча да нәтиҗәле эш алып барылды. Уылдык чәчү чорында барлыгы 2584 ятьмә тартып алынды, шул рәвешле су биологик ресурсларына 51,6 млн. сумлык зыян китерүне булдырмый калуга ирешелде.

Ярты еллык Совет эшенә килгәндә, район комиссияләре эшендә төп күрсәткечләрнең үсешен билгеләп үтәргә кирәк.

«Агымдагы елда үткәрелгән рейд чаралары(3712), ачыкланган административ хокук бозулар(774) һәм су астыннан алынган браконьерлык ятьмәләре(3775) саны артты. Шул ук вакытта җинаять җаваплылыгына карый торган гамәл билгеләре булган хокук бозулар санында сизелерлек кимү күзәтелә», - диде ул.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык станнарын ачыклау һәм бетерү буенча эшен дәвам итә. Бүгенге көндә 2016 елдан бирле ачыкланган 83 объектның 63се бетерелгән. 2021елның беренче яртыеллыгында 3 браконьерлык станы бетерелгән, шуларның икесе Яшел Үзән территориясендә һәм берсе Балык Бистәсе районы территориясендә.

Чыгышын тәмамлап, Федор Батков киңәшмәдә катнашучыларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде, киләчәккә резервлар бар, алар хисабына нәтиҗәләрне сизелерлек яхшыртырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, браконьерлык станнарын бетерү буенча турыдан-туры суда урнашкан объектларга игътибар итәргә кирәк диде һәм районнардан законсыз браконьерлык станнарын бетерүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International