Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү б уенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Чираттагы чара Әгерҗе районы Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Эколята» түгәрәге укучылары өчен үткәрелде.
Аның кысаларында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балалар өчен төбәк әһәмиятендәге «Иж»табигать һәйкәле территориясендә өмә оештырдылар.
Яшь эко-активистларның сүзләренә караганда, ярда чүп - чар җитәрлек иде - сулыкның ваемсыз кунаклары калдырган пакетлар, азык-төлек контейнерлары, пластик шешәләр һәм башка калдыклар.
Экологик өмә үз нәтиҗәләрен бирде -4 гектар сулык яры чистартылды.
Чара ахырында укучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алдылар.