Татарстанда ау лимитын расладылар

2021 елның 30 июле, җомга

Республикада киләсе сезонга, 2021 елның 1 августыннан 2022 елның 1 августына кадәр, аучылык байлыкларын табу лимиты расланды. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстанда барлыгы 12 100 поши, 10 179 себер кыр кәҗәсе, 89 баш селәүсен һәм 3 276 бурсык исәпләнә. Аучыларга киләсе сезонда 579 пошины (гомуми саннан 4,79%), 328 себер кыр кәҗәсен (3,22%), 2 селәүсенне (2,25%) һәм 205 бурсыкны (6,26%) табу рөхсәт ителә.

Моннан тыш, Президент тарафыннан республика территориясендәге һәр аучылык җир-суында хайваннар табу квоталары расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International