Балаларга табигать турында: «Чатыр тау» тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган як табигате белән таныштырдылар

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Азнакай шәһәренең 15 нче «Алтын балык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Чатыр тау» тыюлыгы белгечләре балаларны күчмә кошлар, бөҗәкләрнең төрлелеге, аларның үзенчәлекләре һәм яшәү тирәлеге белән таныштырдылар, шулай ук урманда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Очрашу барышында балалар «Бөҗәкләр илендә» күргәзмәсендә катнаштылар, анда ташландык материаллардан рәсемнәр һәм эшләнмәләр ясадылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да «Хайваннар һәм үсемлекләр серләре» китабын бүләк итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International