Тәтеш районында хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча кыр фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган тикшеренүләрдә Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел-Кама тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы белгечләре катнашты.
Галимнәр гади суфый чикерткәне таба алганнар. Бөҗәкләрнең бу төре көньяктан килеп, үзе өчен яңа җирләр яулый.
Ә "Тархан имәнлекләре" табигать һәйкәле чикләрендә гади корычагач популяциясе торышына бәя ясалды. Бу даими күзәтүгә мохтаҗ зәгыйфь агач төре. Шулай ук анда республикада максус саклана торган рус кырыкбуыны һәм хара ыругының сирәк суүсеменең аларга хас булмаган яңа яшәү урыннары табылган.
Тикшеренүләр кысаларында район территориясендә белгечләр тарафыннан микобиоталарның маршрутын исәпкә алганнар, ул гөмбәләрнең төр составын ачыклады. Аларның үсеше урта полосаның киң яфраклы урманнары һәм Россиянең көньягы өчен хас.
Галимнәрнең тагын бер табышы- күп кенә Ауропа илләре һәм Россия Федерациясенең кайбер төбәкләре территориясендә саклана торган куык гөмбәнең сирәк төре.
Монда ук флораны, фаунаны һәм микобиотларны геоботаник тасвирлау һәм исәпкә алу барышында үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк һәм саклана торган төрләре: гади кара елан, бакыр кәлтә, гади шөпшәашар, болан коңгыз, подалирий күбәләге, куе кызыл йод үләне, гади кәккүк читеге, Себер ирисы, елга каракошы һ. б. табылды.