Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:15 августтан республикада бурсыкка ау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Ау кагыйдәләре нигезендә, бурсыкны аулаганда түбәндәгеләр тыела:
-ауларга ярдәм итүче ояда булган этләргә булышу өчен ояларны өлешчә казудан тыш(ау тәмамланганнан соң, казылган оя участоклары тулысынча җир белән күмелергә тиеш), бала чыгара торган ояларны җимерү һәм казу;
-аякны тота торган корыч дугалы стандарт капкыннар куллану;
-һәвәскәр һәм спорт авында, 8 миллиметрдан артык калибрлы, сырлы озын көпшәле аучылык ату коралын һәм сырлы көпшәле катнаш аучылык ату коралын куллану;
-элмәкләр куллану;
-пневматик ау коралын куллану;
-ятьмәләрне һәм ятьмәләрдән ясалган башка тоту җайланмаларын куллану.