Балаларга табигать турында: «Кичкетаң» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга табигатьне саклау турында сөйләделәр

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Әгерҗе районының «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Кичкетаң» тыюлыгы белгечләре балаларны Кызыл китап, урман җанварларының яшәү тирәлеге белән таныштырдылар, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Очрашу барышында балалар табигатькә сакчыл карарга кирәклеген, ә тирә-юньдәге бөтен тереклек безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын истә калдырдылар. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International