Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына карата сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Арчаның 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Ашыт» тыюлыгы белгечләре балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Очрашу барышында балалар «Ел фасыллары» КВН уенында катнаштылар, анда шигырьләр сөйләделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы булып узды.