Республикада кыргый кабан дуңгызларының санын мең баштан ким дәрәҗәдә тотачаклар

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте.

«Кабаннарның санын җайга салу бөтен республика буенча алып барыла. Узган ел 4,6 мең кабан тотылды, 2021 ел башыннан – 4,3 мең. Пробалар дуңгызларда африка чумасына анализ ясауга тапшырыла. Кабаннарның санын мең баштан ким дәрәҗәдә тоту сакланырга тиеш», - дип билгеләп үтте ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы очраклары теркәлгән, шуңа күрә кыргый кабаннарның санын арттырмау белән даими шөгыльләнергә кирәк. 

«Республикада авыруны ачыклаганчы 6 меңнән артык кабан бар иде, хәзер алар меңнән азрак. Республика нормативы-мең гектарга 0,25 баш. Бүгенге көндә, терлекләр балалады, һәм аларның санын нормативны үтәү өчен яңадан киметергә кирәк», – дип ассызыклады Ринат Чиспияков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International