Татарстанда төбәк әһәмиятендәге «Рус–алман Швейцариясе» аймагы» табигать һәйкәленең сак зонасы булдырылды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада төбәк әһәмиятендәге «Рус–алман Швейцариясе» аймагы» табигать һәйкәленең сак зонасы булдырылды. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

256,6 гектар мәйданлы табигать һәйкәле «Аеруча саклана торган табигать территорияләре турында»гы Федераль закон нигезендә төзелгән һәм табигать һәйкәленә тискәре антропоген йогынтыларны булдырмау өчен оештырылган.

Ул Казансу елгасының сул як ярындагы текә калкулыкларны үз эченә ала һәм халыкта «Скотские горы» дип йөртелә. Бүгенге көндә һәйкәл территориясендә ТР Кызыл китабына кертелгән республикада бердәнбер күләгә сыраҗы популяциясе үсә.

Сак зонасы барлыкка килү табигать һәйкәленә антропоген йөкләнешне киметергә һәм Казансу елгасының утрау системасын сакларга мөмкинлек бирәчәк. Аны оештырганда бакча участокларына электән үк ия булган гражданнарның мәнфәгатьләре исәпкә алынган.

Шулай итеп, элек төзелгән коммерцияле булмаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә һәм сак зонасында урнашкан иҗтимагый-эш зоналарында элек төзелгән капиталь төзелеш объектларын, шул исәптән линияле объектларны реконструкцияләргә, аларга капиталь ремонт ясарга һәм ремонтларга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International