Балаларга табигать турында: Арча районы укучылары «Ашыт»тыюлыгының флорасы һәм фаунасы белән таныштылар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Арча районы укучылары өчен узды. «Ашыт» тыюлыгы белгечләре балаларга тыюлык, табигать һәйкәлләре, шулай ук Арча һәм Әтнә районнарында яшәүче хайваннар һәм кошларның төрләре турында сөйләделәр.

Очрашу барышында укучылар табигать байлыкларын сакчыл һәм акыл белән файдаланучы һәр кешенең үзе һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирә мохитне сакларга булышуы турында билгеләп үттеләр.

Чара ахырында тыюлык белгечләре балалар белән әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җирнең биотөрлелеген саклау проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International