Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре балаларга «Урман хезмәткәре көне» бәйрәменең тарихы һәм урманчы һөнәренең әһәмияте турында сөйләделәр.
Чара барышында балалар «Чиста урман»дип аталган табигать саклау акциясендә катнаштылар. Алар корып төшкән ботакларны җыярга булыштылар һәм карагачларны үлчәделәр.
Чара ахырында укучылар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алдылар.