ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик  ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының  26.07.2018 елдан  ПУ-541 номерлы боерыгы белән,  аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрдән кала (Татарстан Республикасы Президентының 12.04. 2013 елдан УП-303 номерлы боерыгы),  Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау  параметрларына үзгәрешләр кертелде.

2018 елның каурыйлы киекләргә җәйге-көзге ау чоры, сентябрьнең беренче шимбәсеннән сәгать 17.00 башланачак (01.09.2018 ел).  Җәйге-көзге ау чоры башыннан алып, беренче һәм икенче сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе тынгылык көннәре булып билгеләнде.

Боерыкның тексты белән Комитетның рәсми сайтында  «Норматив-хокукый актлар» бүлегендәге «Документлар» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

              Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,Яшел Үзән районында Мизиново авылы янындагы  Зөя елгасы култыгында «Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә уздырылган рейд чаралары барышында,  резин көймәдән файдаланып, су биологик ресурсларын тыелган тоту коралы белән тоткан Марий Эл Республикасы кешесе тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

           13 августта  ТР Түбән Кама шәһәр суды карары белән, Чистай районының  2 яшәүчесе,   Кызыл Яр авылы райондагы Шешмә елгасы сулык мәйданында 72 данә санында су биологик ресурсларын хокуксыз  тоту өчен, 2 ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 2 ел ирегеннән мәхрүм итү,  «TOHATSU I8»  моторлы көймәне һәм УАЗ автомашинасын тартып алу рәвешендә җинаять җаваплылыгына тартылды.

           Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Комитет), 16 августта 14 сәгатьтә Комитет бинасында (к. Тинчурин урамы, 29) узачак, җирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризаларны эшкәртүен тәмамлады.

           Җирәбә салуда катнашу өчен Комитетка 4565 гариза бирелде, алардан 4067 кабул ителде. Җирәбә салуда катнашу өчен 498 гариза кабул ителмәде.

          Кабул ителгән һәм кабул ителмәгән  гаризалар исемлеге белән Комитетның сайтында Эшчәнлек бүлегендә>2018 елда Җирәбә салу буенча мәгълүмат өстәмә битендә таныша аласыз.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

          Теләче районында «Мишә»  аучылык тыюлыгы территориясендә уздырылган тикшерү чаралары барышында, руда булмаган материалларны хокуксыз  казу очрагы ачыкланды. Бозу очрагы, Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  хезмәткәрләре белән,  квадрокоптер ярдәмендә теркәлде.  

          Хәзерге вакытта материаллар прокуратурага тапшырылды.


10
август, 2018 ел
җомга

         8-9 августта Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хезмәткәрләре  белән, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт муниципаль районнарының  биләмәләренә чыгу оештырылды.  Тикшерү барышында   «Дала»,  «Чатыр-Тау», «Владимир склоны» дәүләт табигый тыюлыклары,  Ык елгасы, Дымка һәм байбаклар  колониясе табигый  һәйкәлләр каралып чыктылар.

        Түбәндәге сылтама буенча фоторепортаж белән танышырга мөмкин.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

           18 августтан 2018 елның  язгы-көзге ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне тоту өчен рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башланачак. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының  дәүләт хезмәтләр порталы https://uslugi.tatarstan.ru/ “Ау” бүлеге аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында алып барылачак.

             Шулай ук  Зәй районында аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә бирүнең яңа пункты ачылды. Адресы: Зәй шәһәре, Никифоров урамы, 66 йорт, 106 нчы кабинет.

Рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы

 

Дүшәмбе

15.00 -17.00  – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 - 19.00  – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча).

Җомга

15.00 -17.00  – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

17.00 - 19.00  – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча).

Шимбә

9.00 - 11.00  – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү;

11.00 - 13.00  -гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча).

 

           Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белән уздырылган  тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча,  Урта Кабан күлендә яшәгән аккош, кошлар грипыннан  һәлак булмады. Үлем сәбәбе- агулану.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе инициативасы буенча, «Чиста яр буе»акциясе кысаларында,  Иж елгасы ярында- Әгерҗе районындагы табигый һәйкәлләрнең берсе- массакүләм җыештыру оештырылды. Акциядә Кичкетаң авыл җирлегенең  бюджет өлкәсендә эшләүчеләр катнаштылар. Иж елгасы - җәй көне иң массакүләм ял итү урыннарының берсе. Ярда шактый күп чүп-чар – буш шешә, пластик пакетлар, кәгазь һәм башка әйберләр җыелды. Кайбер җавапсыз ял итүчеләр боларның барысын да пикник урынында ук калдыра. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны капчыкларга тутырып  машиналарда алып киттеләр. Нәтиҗәдә, хезмәт десанты көче белән,  якынча 6 километр яр буе линиясе тәртипкә китерелде. Мондый өмәләр әле дәвам итәчәк. Табигый  тыюлык хезмәткәре Әлфия Нуриманова җирле радио буенча сулыклар, елгалар, күлләр пычрануга каршы чаралар турында аңлату әңгәмәсе үткәрде һәм  барлык битараф булмаган район халкын яр буе зоналарын чистартуда актив катнашырга чакырды.

Бу традиция үз Ватаныңа карата  сакчыл карашны  гына чагылдырып калмый, ә үсеп килүче буын өчен үрнәк тә булып хезмәт итә.  Һәм мондый экологик чарада гына  “чисталык җыештырган урында түгел, пычратмаган урында була” дигән танылган экологик  гыйбарә аңлашылырга  һәм танылырга мөмкин.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

              Хөрмәтле Татарстан Республикасы яшәүчеләре һәм кунаклары, «урман» уңышларын – гөмбәләрне, чикләвекләрне, җиләк-җимешләрне, дару үләннәрен җыю вакыты җитте. Исегезгә төшерәбез:  урманга бару, урман яшәүчеләре (кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре, аюлар, төлкеләр) белән очрашуга китерергә мөмкин ,аларның хәзер яшь балалары бик актив үсеп килә. Шуңа күрә урманда йөргән вакытта күзәтүчән булуыгызны һәм япа-ялгыз йөрмәвегезне сорыйбыз.

             Өстәмә хәбәр итәбез: әгәр Сез урман уңышларын  махсус саклана торган территориядә җыярга җыенсагыз –  монда җәнлекләр белән очрашу ешрак булачак.  Республиканың күп еллар дәверендә саклана торган  тыюлыкларында  хайваннар тыгызлыгы күтәрелде һәм аларның кеше алдында куркулары өлешчә төште. Моннан тыш, тыюлыкларда кайбер чикләүләр бар, аларны  тыюлык чикләре буенча куелган махсус аншлакларда укырга кирәк.

          Сезгә уңышлы «тын» ау телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International