ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты күп тапкыр боз асты балык тотуны яратучыларны,  боз өстендә булганда, һәвефсезлек чараларын саклау турында  кисәтте. Һәм яңадан фаҗига. Алексеевск районында Кама елгасы ярыннан ерак түгел, язгы балык тотуга киткән, Казан яшәүчесенең гәүдәсен таптылар. Әгәр  дә безнең һәрберебез, табигатькә карата сакчыл  һәм сак булырга кирәклеген аңламаса, көенечле статистика алга таба да дәвам итәчәк.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 4 апрель көнендә, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә  түбәндәге сораулар каралды:

1.      Федераль кануннар һәм алар белән тәңгәл килеп кабул ителә торган Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасының кануннары һәм башка норматив хокукый актлары белән урнаштырылган, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә канунчылык таләпләрен бозуларның профилактика программасын тикшерү.

2. 2018 елның 1 августыннан 2019 елның 1 августына кадәрге чорга Татарстан Республикасы территориясендә  аучылык ресурсларын тоту лимитын тикшерү.

         Тәкдимнәр һәм норматив хокукый актларның проектлары  бертавыштан якланды.

 


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының  хөрмәтле балык тотучылары!

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 15 мартыннан 260 номерлы  Карары белән тәңгәл килеп, 2018 елның 1 апреленнән, 2019 елдан 2033 елга кадәрге чорга, су биоресурсларын табу (тоту) квоталарының өлешләрен беркетү турында килешүнамәне яңадан төзү буенча гариза бирү компаниясе башланды.

Гариза бирү вакыты 1 апрельдән 10 майга кадәр билгеләнде.

Документ белән сез ссылка http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1334762.pdf  буенча таныша аласыз.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бу ялларда, Казан янында, аучылык биатлоны буенча, традицион регионара  ярышлар узды. Ярышлар Татарстанның һәм Марий Элның 14 командасы арасында булды. Сынаулар җитди иде: 10 см ким булмаган аучылык чаңгысында, җилкәгә мылтык аскан килеш һәм таякларсыз, тигезсез урыннардан  1 мең 300 метр узарга, ату чигендә  шомакөпшәле мылтыктан 50 метрдан өч ату белән, йөгерүче кабан силуэтына өч тапкыр тияргә кирәк иде.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты командасы Спорт чарасының һичшиксез чемпионы булды. Аларны грамота һәм кубок белән бүләкләделәр. Команда капитаны шәхси зачетта  өченче мактаулы урын алды. Икенче урын ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” спортсменнарына бирелде.

 


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

1 апрель – Халыкара кошлар көне

Кайбер дәүләт тыюлыкларында, Кошлар көненә багышланган чаралар узды:

"Чулпан"дәүләт тәбигый тыюлыгы – тыюлык белгечләре “Олы Ковали гомум белем бирү мәктәбе” белән берлектә, тыюлык территориясендә “Кошлар көне” исемле акция уздырдылар. Чара 3 этапта  уздырылды:1нче этап -“Карга боткасы”н пешерү өчен ярма җыю һәм сыерчык ояларын ясау, 2 нче этап – бәйрәм,сыерчык оялары бәйгесе, викториналар уздыру,  учакта “Карга боткасы”н пешерү, 3 нче этап – хезмәт,сыерчык ояларын элү.

"Зөя буйлары" дәүләт тәбигый тыюлыгы – "Зөя буйлары" дәүләт тәбигый тыюлыгы белгечләре, Буа шәһәренең "Батыр"  балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балаларның ата-аналары белән берлектә, сыерчык ояларын элү буенча акция уздырдылар. Буа шәһәре чикләрендә барлыгы 15 сыерчык оясы эленде.

 "Озын Алан" дәүләт тәбигый тыюлыгы –"Озын Алан" дәүләт тәбигый тыюлыгы хезмәткәре Похлёбкин Е.Н.  һәм Монастырь авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре,  укучылар белән “ Күченүче кошлар” исемендәге экология дәресе уздырдылар. Балалар республиканың кошлары турында видеофильм карадылар,  ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Балалар зур булмаган бүләкләр  белән бүләкләнделәр, тәмле үлән чәе эчтеләр. Балалар кошларга оялар ясап, аларны Һәләк булган солдатлар һәйкәле янында элеп куярга вәгъдә бирделәр.

 


30
март, 2018 ел
җомга

РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының  2017 елның 12 декабреннән 661 номерлы “  Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны куллану кагыйдәләрен һәм урман бүлемтекләре бирелмичә аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны куллану очраклары Исемлеген раслау турында”гы боерыгы Россия Федерациясенең Юстиция Министрлыгында теркәлде.

Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны куллану кагыйдәләре билгеләнде.

Кагыйдәләр,урман бүлемтекләре бирелеп яки бирелмичә аучылык хуҗалыгы килешүнамәсе нигезендә күрсәтелгән эшчәнлек өчен, урманнарны кулланучы хокукый затларга, шәхси эшмәкәрләргә тарала.

Дәүләт милкендә булган, урман бүлемтеген арендага алу килешүнамәсе, туры килүче килешүнамә вакытын арттырмый торган вакытка төзелә.

Урман бүлемтекләре бирелгән затларның хокуклары һәм бурычлары билгеләнде. Бүлемтекләр бирелмичә урманнарны куллану очраклары санап кителде.

Документлар белән Сез  киләсе ссылка буенча таныша аласыз. http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1326954.docx

Документ 03.04.2018 елны гамәлгә керә.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Язгы ташкын җитү белән бәйле рәвештә,кешеләрнең боз өстендә, ә шулай ук сулыклар янында йөрүнең һәвефсезлек кагыйдәләренә Сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез. Кешенең  бозда имин булуының төп шарты булып, бозның калынлыгы куелган көчкә туры килүе тора:

  • Язгы чорда 1 кеше өчен һәвефсезлек күрсәткече- бозның 10 сантиметрдан ким булмаганкалынлыгы;
  • Җәяүле кичү өчен һәвефсезлек күрсәткече- бозның 15 см һәм аннан күбрәк калынлыгы;

Тыя торган билгеләр булган урыннарда бозга чыкмагыз, ә шулай ук, ишелеп төшү мөмкинлеге булганга күрә, текә ярларда тормагыз


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Яз башы һәм каурыйлыларның массакүләм күченү чоры башына, “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, Балтач бүлемтекле урманчылык урманчылары һәм МБГБУ “Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” тәрбияләнүчеләре белән берлектә, Кошлар көненә туры китерелгән, сыерчык ояларын элеп кую буенча акция уздырылды.

Кош оялары балалар бакчасы территориясендә  һәм “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкның 19нчы квартал урманында эленделәр. Барлыгы 14 сыерчык оясы эленде, тәрбиячеләр һәм 32 тәрбияләнүче катнашты.

 


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Кыш көне һава җитмәгәнлектән үлү (кислород җитмәү) – сулыклар һәм биоресурслар өчен зур афәт.Кышкы һава җитмәүлектән үлү,  калын боз кату белән бәйле рәвештә, һавадагы кислород суга керә алмау нәтиҗәсендә күзәтелә. Һава җитмәгәнлектән үлү, һәрбер аерым сулык чикләрендә, аның аерым бүлемтекләрендә барлыкка килә. Ул бүлемтекләрнең мәйданы елдан ел үзгәреп тора. Кыш көне һава җитмәгәнлектән балыклар үлүен булдырмауның  нәтиҗәле чарасы булып,сулыкларның торышы артыннан өлгер тикшерүне һәм бәкеләрне һәм чокырчыкларны ясау һәм карау буенча вакытлыча биотехник чараларны оештыру тора.

2018 елның 24 март көнендә “Свияжск” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторлары белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, балыкның һава җитмәгәнлектән үлүен булдырмау буенча чара уздырылды. Куйбышев сусаклагычының Займище бистәсе районында 60 якын чокырчык тишелде.

2018 елның 20 март көнендә, Дәүләт комитеты хезмәткәре Е.П.Жиганов белән,  Татарстан Республикасының Лениногорск районындагы ҖЧҖ«Рысь»  аучылык хуҗалыгы территориясендә хокуксыз дүрт кыр кәҗәсен үтергән һәм эшкәрткән, 2 гражданин табылды һәм тоткарланды.

Полиция хезмәткәрләре белән бу очрак буенча тоткарланучылардан    хокуксыз ау продукциясе,ике кар йөрү машинасы һәм җинаять коралы тартып алынды.  Җинаять эшен ачу турында сорау карала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International