ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елдагы, язгы ау чорын ачу турында күп кенә сораулар бирелү белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез: язгы ау чоры вакыты Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган тәбигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау сыйфатларын билгеләү турындагы боерыгы белән билгеләнгән.

Өстә күрсәтелгән боерык белән тәнгәл килеп, язгы чорда киекләрне аулау апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлана һәм 10 көн дәвам итә. Шулай итеп, 2017 елда язгы ау 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк.


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Узган ялларда, Спас районының Куйбышев сусаклагычы территориясендә һәм республиканың Лаеш районы территориясендә, идарә хөзмәткәрләре полиция, Гостехнадзор белән бергә сулык мәйданын чистарту буенча рейд уздырдылар. Рейд барышында 25 ташланган тоту коралы табылды һәм өскә күтәрелде, 10 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.


10
март, 2017 ел
җомга

Бүген Идарә башлыгы Фёдор Сергеевич Батков, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне килештерү буенча Комиссия утырышында катнашты.Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов рәислегендә Казан кремлендә узды.Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстаның Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәше Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте әгъзалары башлыклары, Татарстан Республикасы Президент Аппараты бүлегенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль районнарның җирле үзидарә әгъзалары һәм республиканың шәһәр төбәкләре башлыклары катнаштылар.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында тапшырылмаган рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бу ялларда Лаеш муниципаль районының  Меша елгасында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре, балык инспекциясе, полиция хезмәкәрләренең һәм «Татар-информ» мәгълүмати агентлылык кореспондентының  бердәм рейд чаралары узды. Бу чараларны уздыру максаты булып, балыкны браконьерлык юлы белән тотуны тыю килде. Чаралар барышында, канун бозучыларга карата, унлаган административ материал төзелде. Бердәм рейдларны алга таба да уздырырга планлаштыралар.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе командасы, Казан гарнизоны башлыгы бүләгенә, узган якшәмбе  танк училищесы полигонында булган, аучылык биатлоны ярышларында катнаштылар. Алар анда I бүләкле урын  алдылар.

Командага Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре, ДБО” Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре һәм штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар керде.


3
март, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 5 мартында, танк училищесы полигонында аучылык биатлоны буенча ярышлар узачак. Ярышлар 9.00 башлана.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

В.Г. Тимирясов исемендәге  Казан яңалыклар университетының (ИЭУП) Түбән Кама филиалы студентлары урман буенча чаңгы сәфәрендә һәм Түбән Кама  районының  ачык аучылык  биләмәләрендә кыргый хайваннарның һәм кошларның кышкы  маршрут хисабын уздыруда катнаштылар.

Управление по охране и использоанию объектов животного мира Республики Татарстан сообщает, что 5 марта 2017 года на полигоне танкового училища, состояться соревнования по охотничьему биатлону, начало соревнований в 9:00.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Федор Сергеевич Батков “Балыкчы. Аучы” исемендәге 11 нче махсус күргәзмәнең тантаналы ачылышында катнашты.  Бу күргәзмәнең максатлары:

- аучылык һәм балыкчылык туризм мәдәнияте  үсешенә булышу;

- Татарстан Республикасы базарына сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү һәм кертү;

- аучылык, балыкчылык, экология туризмы һәм  актив ял итү үсеше өчен россия регионнарының  потенциалын күрсәтү.

Күргәзмә 2017 елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр узачак.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә,Татарстан Республикасының Премьер-министр Урынбасары Вәсил Гаяз улы Шәйхрәзиев катнашуы белән, “ 2016 ел өчен Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга максатлар” темасына Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллегиясенең  киңәйтелгән  утырышы узды. Киңәшмә чикләрендә Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков 2016 ел өчен Идарәнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2017 елга куелган максатлар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International