Язгы ау чорын ачу турында

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елдагы, язгы ау чорын ачу турында күп кенә сораулар бирелү белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез: язгы ау чоры вакыты Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган тәбигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау сыйфатларын билгеләү турындагы боерыгы белән билгеләнгән.

Өстә күрсәтелгән боерык белән тәнгәл килеп, язгы чорда киекләрне аулау апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлана һәм 10 көн дәвам итә. Шулай итеп, 2017 елда язгы ау 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International