Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә, 2014 елның 9 октябрь көненә Идарә белән
35506 аучылык билеты бирелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Россия Федерациясенең Салымнар кодексының икенче бүлегендәге 25 бүлек башына уүгәрешләр кертү турында федераль канун проекты кертелде.
Канун проекты Россия Федерациясенең Дәүләт Думасының канун проекты эше программасына кертелде.
Ул проект белән хайваннар дөньясы объектлары белән куллану өчен җыемны 3 мәртәбәгә арттыру карала. Бу канунны кабул иткән очракта аучылык байлыклары өчен җыемнар түбәндәге бәяләрне ( 1 баш өчен сум)тәшкил итәчәк:
Поши – 4500
Кабан, кыр кәҗәсе, селәүсән – 1350
Бурсык, сусар, байбак, кондыз – 180
Суер – 500
Көртлек, погонышлар – 100
Шулай ук канун проекты белән елга 1 мәртәбә җыемнар алу каралган:
Киек кошлар – 100 сумм
Кыйммәтле мехлы хайваннар – 200 сумм.
6 октябрь көнне, төнлә, Яңа Николаевка поселогы янында,төньяк урап үтә торган юлда, Hyundai Solaris йөртүчесе, 9 данә санындагы кабаннар көтүен бәрде. Юл вакыйгасы караңгы вакытта, яктыртылмаган юлда булды. Юлның бу кисәгендә 1.27 “ Кыргый хайваннар” знагы куелган иде. Бу знак машина йөртүчеләрне трассада көтмәгәндә кыргый хайваннарның килеп чыгырга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Россиянең Табигать министрлыгының 8.12.2011 елдан № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның күләмен исәпләп чыгару Методикасын раслау турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, табигатькә китерелгән зыян 135 мең сумны тәшкил итте.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе водительләрне машина йөрткәндә, аеруча урман юлга якын килгән урыннарда, караңгы төшкән һәм төнге вакытта, сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибарлы булырга өнди.
Бу авыр булмаган саклык чараларын күрү, көенечле нәтиҗәләргә китермәскә булышыр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 3 айдан Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларының кышкы маршрут теркәве башланачак. Теркәү, республиканың бөтен территориясе буенча, аучылык хуҗалыгы һәм Идарә хезмәткәрләре көче белән уздырылачак. Шулай ук теркәү эшләренә тәҗрибәле аучыларны да кушачаклар.
Теркәүне уздыру өчен теркәүчеләр 1170 маршрут буенча узачаклар. Аның гомуми озынлыгы 11,5 мең км. Методика буенча бөтен маршрутларны 2 тапкыр узарга кирәк.
Республикада теркәү нәтиҗәләре буенча, киләсе хайваннарның санын билгеләячәкләр:
Поши
Кабан
Кыр кәҗәсе
Соры куян
Ак куян
Төлке
Дала төлкесе
Сусар
Селәүсән
Бүре
Көзән
Ас
Суер
Көртлек
Боҗыр
Кыр тавыгы
Хәзерге вакытта Идарә теркәү территорияләрен формалаштыру һәм теркәү маршрутлары2014 елга шәхси эшмәкәрләрне һәм хокукый затларны тикшерү планы белән тәңгәл килеп, түбәндәге оешмаларга карата планлаштырылган чыгу тикшерүе уздырыла:
1. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Вепрь»;
2. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Регион»;
3. Ачык акционерлар җәмгыяте «КамАЗ».
Хөрмәтле аучылар, “Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерү уздыру тәртибе турында”гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 09.01.2014 елдан №4 Боерыгы белән яраклашып, җитештерү аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге төзелүе турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 20014 елның 3 октябрь көнендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында узачак. Кандидатлар исемлеге Идарә сайтында “Дәүләт тикшерүе(күзәтүе)” бүлегендә “Җитештерү аучылык тикшерүе” бүлекчәсендә эленгән.
27.09.2014 елда рейд барышында, сәгать 14.00 Нократ елгасының уң ярында, Мамадыш районының Гришкино авылы каршында, Мамадыш районының Ст.Черкас авылының торучыларын тоткарладылар. Алар ятьмә ярдәмендә хокуксыз балык тоту белән шөгыльләнделәр. Тикшерү барышында ул гражданнарның 54 данә чөгә балыгы,2 данә судак балыгы, 2 данә лещь балыгы, 23 данә синец балыгы табылды. Балык, “Шила” көймәсе,”Вихрь 25” көймә моторы,ятьмә һәм “ ИЖ Планета 5” мотоциклы тартып алынды. Җинаять эше кузгату турында сорау куелды.
Кыргый тояклы хайваннарны аулаганда , Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, ау бер аучы белән һәм коллектив( ике яки икедән артык аучы) рәвештә алып барылырга мөмкин. Коллектив алып барылган чакта, аучылык хайваннарын табуга һәм тотуга юнәлтелгән, бердәм эш алып барыла.
Һәркемгә ачык аучылык җир-суларларында тояклы хайваннарга коллектив аулауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә бирелгән зат санала.
Беркетелгән аучылык җир-суларларында коллектив ауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык хуҗалыгы килешүе төзегән яки озак вакытлы куллану хокукы булган, юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең вәкиле санала.
Коллектив ауны тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш: аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерергә; аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертмәскә; коллектив ауда катнашкан аучыларның исемлеген төзәргә, вакытын һәм урынын күрсәтергә; коллектив ауны тормышка ашыру өчен җаваплы затның фамилиясе һәм инициалларыбулырга тиеш; аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номеры (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ); таба торган ау хайваннарының төре һәм саны; коллектив ауда катнашучыларның фамилияләре һәм инициаллары, аучылык билетларының номерлары; коллектив ауда катнашучыларның белән, коллектив ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора); коллектив ауны тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында булырга тиеш; ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында табыш турында туры килгән билге куярга; ау хайваны аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга җыеп бетерүне оештырырга.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән, 16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы раслаган Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнде. Хәзерге вакытта ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык, дәүләт регистрацияен үтү өчен, Россия Федерациясенең юстиция министрлыгына җибәрелде. Ау кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр текстын теркәп куябыз.