Кошларны исәпкә алу:Татарстанда 73314 көртлек яши

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында аучылык байлыкларының саны динамикасын анализладылар. Быел ведомство хезмәткәрләре тарафыннан, гомуми озынлыгы 17 мең километрдан артык,1700дән артык маршрут узылган, бу әз генә экваторның яртысыннан кимрәк. Барлык белгечләрнең дә кыргый җәнлекләрнең һәм кошларның үз-үзләрен тотышы, аларның яшәү рәвеше буенча белемнәре, шулай ук кышкы маршрутны исәпкә алуны уздыру күнекмәләре бар.

Шулай итеп, исәпкә алу нәтиҗәләре буенча республикада 73314 көртлек исәпләнә. Бүгенге көндә аларның саны тотрыклы.

Көртлек- гадәти оя ясый торган утрак кошлар төре. Каен өстенлек иткән катнаш урманнарда яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International