Балаларга табигать турында: Әгерҗе районының яшь эко-активистлары «Агач утырт» дигән экологик табигать саклау акциясендә катнаштылар

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Әгерҗе районы Кичкетаң гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен узды. «Кичкетаң» тыюлыгы белгечләре балалар өчен «Агач утырт» дигән экологик табигатьне саклау акциясе оештырдылар.

Чара барышында алар укучыларга үсентеләр өчен чокырчыкларны ничек казырга, аларны дөрес утыртырга һәм аларны ничек карарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Укучылар сүзләренә караганда, аларга кечкенә наратлар утырту бик ошады. Алар яшел зонаны арттыруга һәм туган авылның экологик хәлен яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International