Урман хайваннарын исәпкә алу 2021: сусарны кайда һәм кайчан очратырга була?

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстанда маршрутны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча 2511 сусар исәпләнә. Саны стабиль дәрәҗәдә тора. Аны республиканың барлык муниципаль районнарында да очратырга мөмкин. Шулай ук сусар еш кына торак пунктлар территориясенә керә.

Сусар ерткыч җәнлек булып тора, сусарлылар гаиләсенә карый.

Республикада 2 төр-урман һәм таш сусары яши. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искәртеп узганча, таш сусары ТР Кызыл китабына кертелгән.

Ул ботактан ботакка җиңел генә сикереп, бер мизгелдә югары агачка менеп китә ала. Үзенең купшы койрыгын руль сыйфатында куллана. Агачлардан тыш, сусар тычкансыман кимерүчеләр эзләп, җир өслеге буйлап озын юл үтә. Шуңа күрә кышкы чорда урманда аның эзләрен еш очратырга була.

Чыршы һәм катнаш урманнарда яшәүне өстен күрә, нарат урманнарында сирәгрәк очрый. Сусар ризыгын чокыр-чакырларга бай урман кырыенда эзләргә ярата.

Карадгылана башлагач активлана. Көндез кош ояларында яки агач төбендә утыра. Җиләк-җимеш, чикләвек, бөҗәкләр, кимерүчеләр, кошлар белән туклана.

Сусар һәвәскәрләр һәм кәсеп аучылыгының иң күңелле объектларының берсе булып тора. Ау өчен иң яхшы вакыт-кышның  беренче берничә атнасы. Бу вакытта әле кар да аз , көчле салкыннар да юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International