Балаларга табигать турында:Тәтеш районы укучылары «Урман утырту көне»акциясенә кушылды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Тәтеш районы мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылары өчен узды. Балалар өлкәннәр белән бергә «Урман утырту көне» акциясендә катнаштылар. Чара барышында алар авыл мәдәният йорты территориясендә Себер карагае үсентеләре утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International