Балаларга табигать турында: Тәтеш районы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр туган якларының матурлыгы белән таныштылар

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге «Әкият» балалар бакчасы нәниләре өчен узды. «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларны ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннарның һәм кошларның сирәк төрләре белән таныштырдылар.

Чара барышында алар тыюлыкның экологик сукмакларына һәм «Елизавета» чишмәсенә барып кайттылар.

Чара ахырында балалар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International