Алексеевск районында яшәүче бер кеше яшь аккошны коткарды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче бер ир-ат үз ишегалдында гаҗәеп бер кунак күреп алган. Участокка аккош кунган.

 “Хайван очарга гына өйрәнә әле. Мөгаен, көчен исәпләмәгәндер һәм булдыра алган җиргә төшкән», - дип сөйләде Алексеевск районы буенча саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Сергей Самсонов.

Хәзер аккош сәламәт, күренә торган җәрәхәтләре юк. Аны авыл читендәге күлгә чыгарганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International