Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгенге көннән су күсесенең санын исәпкә алу башлана дип хәбәр итә. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу -су яны хайваннары, аларны исәпкә алу сулыклар ярларында башкарыла. Санаучылар тарафыннан хайваннар үзләре дә, аларның тормыш-көнкүреш эзләре дә теркәлә.
Соңгы 5 елда республикада су күселәренең саны 30% ка арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 28 мең су күсесе исәпләнгән. Иң күп саны Минзәлә(2516 баш), Мамадыш(1868), Буа(1590) һәм Яшел Үзән(1481) районнарында теркәлгән.