Казанда йөргән пошины иреккә чыгарганнар

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Универсиада авылы тирәсендә йөрүче яшь пошины табып, аны кыргый табигатькә кайтардылар.

Пошины Республика клиник хастаханәсе янындагы урман массивында күреп алганнар. Хайван мөстәкыйль рәвештә табигатькә кайта алмаган, ул кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен реаль куркыныч тудырган.

Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Хайван  яңа йортын табигый яшәү тирәлегендә – Биектау районында тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International