Аучыларның эш көне:Татарстанда бурсыкка ау сезоны тәмамланды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада бурсыкка ау чоры тәмамлану турында хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, аучылык байлыкларын тоту турында мәгълүмат, рөхсәт алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Тоткан аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау, гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодекс белән, тотылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International