Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлыларны Бөтенроссия экологик диктантында катнашырга чакыра

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 14-21 ноябрьдә бөтен ил буенча Экологик диктант-2021 старт ала дип хәбәр итә. үз экологик белемнәрегезне оффлайн да, онлайн да Экодиктант.рус порталында тикшерергә мөмкин.

Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала: мәктәп укучылары, студентлар, компания хезмәткәрләре, әйләнә-тирәлек өлкәсендәге экспертлар, шулай ук хакимият вәкилләре. Диктант 4 категориясе авырлыктагы 25 сораудан тора.

Бөтенроссия экологик диктант Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «АНО «Равноправие», ООД «Ангел-ДетствоХранитель» һәм «Федераль балалар экология-биология үзәге»өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Экологик диктант нәтиҗәләре буенча акциядә катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр мактау грамоталары һәм призлар алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Экодиктант.ру порталында  видеодәресләр, экспертларның һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белгечләрнең комментарийлары, актуаль интервьюлар урнаштырылган. Экологик календарь табигать саклау өлкәсендәге мөһим вакыйгалар артыннан күзәтергә, экологик һөнәрләр калейдоскобы- ошаган эшне сайларга һәм туган табигатьне саклауга битараф булмаган командада эшләргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International