Татарстанда су күсесен исәпкә алдылар

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада су күсесен исәпкә алу төгәлләнде дип хәбәр итә.

Бу-су янында яшәүче хайван, гаилә төзеп торалар, сулык ярларында йортчыклар яки оялар ясыйлар. Россиядә аны акклиматизацияләү эшләре 1928 елда, ә Татарстанда 1944 елда башланган.

Су күселәренең саны гаиләләрне санау, шулай ук җәнлекләрнең башка эшчәнлек эзләрен  санау юлы белән билгеләнә (азык мәйданчыклары, чыгу юллары, сукмаклар, үсемлек калдыклары). Санаучы тарафыннан  хайваннар үзләре дә, аларның тормыш-көнкүреше эзләре дә теркәлә.

Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 28 мең су күсесе исәпләнгән. Иң күп сан Минзәлә (2516 баш), Мамадыш (1868), Буа (1590) һәм Яшел Үзән (1481) районнарында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International