Чистай районының укучылары кошлар өчен ашханәләр урнаштырды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Кышын кошларны ашатыгыз!” дигән экологик акциядә актив катнаша.

"Салкыннар башлану белән урманда ризык бетә. Барлык кошлар да кешеләр янына килә. Мондый акцияләр ярдәмендә без кошларга булышабыз: җимлекләр һәм сыерчык оялары ясыйбыз, аларны төрле азык белән тутырабыз. Бу акцияләрдә балаларның катнашуы бик мөһим. Мондый чаралар аларга табигатьне яратырга һәм кошлар турында кайгыртырга ярдәм итә”, - дип сөйләде "Чиста болыннар" дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин.

Кошлар өчен ясалган җимлекләр Чистай районының 4 нче урта мәктәбе территориясендә урнаштырылды. Балалар җимлекләр һәм сыерчык оялары урнаштыруда актив булышты, бер-бер артлы азык салды.

"Без бирегә сыерчыклар, чыпчыклар һәм башка кошлар килүен түземсезлек белән көтәбез. Без даими рәвештә ризык салып һәм  җимлекләр агачлардан җил белән очып китмәсен һәм аларга зыян тимәсен өчен күзәтеп торачакбыз", - дип сөйли 5 "Б"укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International