Азнакайда «Сыерчык оясы яса-кошларга ярдәм ит» акциясендә катнашучыларны бүләкләделәр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Азнакайда «Сыерчык оясы яса-кошларга ярдәм ит»  акциясенә йомгак ясадылар. Чара «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экологик акция кысаларында оештырылды.

Акциядә Азнакай шәһәренең 4 нче лицей укучылары катнашты. Конкурста 30 сыерчык оясы һәм җимлек сайлап алынды. Креатив җимлекләрне Кәрим Гарипов, Зәлинә Степанова, Арина һәм Риана Черных ясадылар.

Конкурста җиңүчеләр: 1 урын - Марат Дәвликамов, 2 урын - Тимур Хисамов һәм 3 урын - Алмаз Айратов.

Чара ахырында укучылар җимлекләрне мәктәп яны территориясендә элделәр. Акциядә катнашучыларның барысы да ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International