Балаларга табигать турында: Чистай районы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кышын кошларны ашатырга ярый һәм ярамый торган нәрсәләр турында сөйләделәр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак карашны үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Чистай районының «АБВГДейка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга кышлаучы кошларны ничек дөрес ашатырга кирәклеге турында сөйләделәр.

«Ризык азая бара, ә аңа ихтыяҗ арта. Күп кенә кошлар кышын салкынлыктан түгел, ә ризык булмау сәбәпле үлә. Шуңа күрә кошлар популяциясен саклау өчен, аларның күбесен өстәмә ашатырга  кирәк», - дип сөйләде «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.

Чара ахырында балалар өлкәннәр белән бергә кошлар өчен җимлекләр урнаштырдылар һәм аларга орлык һәм ярма тутырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International