Аучыларның эш көннәре: Татарстанда каурыйлы кошларның кайбер төрләренә ау сезоны тәмамлана

2021 елның 3 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 декабрьдә республикада киләсе төрләргә ау сезоны тәмамлана:

- мылтык асты этләреннән башка су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларына;

- мылтык асты этләре ярдәмендә су йөзүче һәм сазлык-болын киек кошларына.

Исегезгә төшерәбез, ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, каурыйлы кошлар төрләренә түбәндәгеләр керә:

Сазлык-болын: урман үрдәге, чуллыклар, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, улитлар, саз шөлдиләре, кроншнеплар, мородунка, камнешарка, тартар, гади кугыч;
суда йөзүче киекләр: казлар, үрдәкләр, кашкалаклар;
дала һәм кыр киекләре: бүдәнә, күгәрченнәр, урман күгәрченнәре һәм соры көртлек;
урман киек кошлары: тәләттәвеч, суер, боҗыр һәм урман тавыгы.

Аучылык байлыкларын табу турында белешмәләр рөхсәт алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар кодексы белән, табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International