Кояшлы бөркетләр белән "Реалити-шоу"ны 415 меңнән артык кеше караган

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

«orlan.beloxvost» ютуб-каналында Алтын һәм Алтынай кояш бөркетләре парының ояларыннан онлайн-трансляция тәмамланды. Видеокамера ярдәмендә реаль вакыт режимында теләсә кайсы кеше дөньяның теләсә кайсы почмагыннан диярлек кеше күзеннән яшерен нәрсәләрне күзәтә һәм үзен бераз орнитолог итеп тоя ала.

Трансляция март аеннан октябрь аена кадәр дәвам итте һәм бу вакыт эчендә аны 415 меңнән артык кеше караган. Шунысы кызык, Россиялеләрдән тыш, Латвия (30068), Япония (20595), Польша (18899), Тайвань (15127), АКШ (14187), Германия (9649), Һиндстан (7830), Украина (7243), Вьетнам (6816), Финляндия (6546) һәм башка илләрдә яшәүчеләр дә безнең бөркетләрнең тормышын күзәтте.

Кошларга карата кызыксыну төрле яшьтәге кешеләрне колачлады. Тамашачылар арасында күпчелек караучылар 35-44 яшьтәгеләр-25% тан артык. 25-34 яшьтәгеләр- 19,9 %, 55-64 яшьтәгеләр – 17,8%, 45-54 – 17%, 65 һәм өлкәнрәкләр-12,5 %.

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Түбән Кама милли паркы хезмәткәрләре тарафыннан көндезге ерткыч кошларны онлайн-күзәтү буенча проектлар 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Сез аларны социаль челтәрләрдә һәм «orlan.beloxvost» ютуб-каналында карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International