Яңа ел төнендә теләкләрне үтәү

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков «Теләкләр чыршысы» дигән яңа ел акциясендә катнашты. Ул чыршыдан 7 яшьлек Саиданың открыткасын алды.  Кыз велосипед теләгән иде.

Яңа ел алдыннан Федор Батков  открыткада язылган бүләкне тапшырды һәм баланың хыялын тормышка ашырды.

Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясе Татарстанда яңа елга кадәр узды. Катнашу өчен мәҗбүри шарт - теләк 2022 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International