Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада
-мылтык асты этләреннән башка урман киекләренә;
-мылтык асты этләре белән урман, дала һәм кыр киекләренә ау сезоны тәмамланды.
Аучылык байлыкларын табу турында мәгълүмат, рөхсәт алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.
Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау, гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.
Моннан тыш, Административ хокук бозулар турындагы кодекс белән, табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.