Республикада кайбер тояклы хайваннарга ау чоры тәмамланды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада поши һәм кыр кәҗәләренә ау сезоны тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, аучылык байлыкларын тоту турындагы мәгълүмат, рөхсәт алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Табылган аучылык байлыклары турындагы мәгълүматларны вакытында тапшырмау, гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар кодексы белән, табылган аучылык байлыклары турындагы мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International